+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2019, 13:24

Дәрескә соңга калсаң — противогазда утырасың!

Улан-Удэ укытучысы укучыларга карата шундый ысул куллана.

Бурятиянең Улан-Удэ мәктәпләренең берсендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресеннән белем бирүче укытучы укучыларны дәрес буе противогазда утырырга мәҗбүр иткән. Педагог укучылары соңга калган өчен шундый җәза ысулы уйлап тапкан.
Бурятиянең балалар омбудсмены хәбәр итүенчә, педагогларга хас булмаган тәрбия ысулы турында аңа ата-аналар җиткергән.
Мәктәптә тикшерү үткәргәннән соң, укытучыга шелтә белдерелгән. Мәктәп директорына башка педагоглар белән дә аңлату эшләре алып барырга кушылган.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/18367-dresk-soga-kalsa-protivogazda-utyrasy.html


Читайте нас: