Исегездә булса, 2017 елның ноябрендә ул гаражына Чишмә авыл советы башлыгын бикләп куя. Аны наган белән куркытып, муенына тросттан элмәк ясап тага да шарфы белән каплый. Үз гамәлләрен ул камерага төшерә.
Район башлыгына бу көнне танышларыннан 1 миллион сум җыярга мөмкин була, икенче көнне тагын 1,7 миллион сум җыеп, бу кешегә тапшыра. Шунда гына тоткын иреккә чыга.Берничә көннән абыйлы-энеле полициягә мөрәҗәгать итәләр. Алары җинаятьчене тота һәм урланган акчаны кайтара.