+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2019, 17:54

Башлыгына ут төрткәннәр...

Каян килгән үсмерләргә мондый кансызлык?

29 гыйнвар кичендә Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә булган бу хәл.
Маска кигән өч үсмер 12 яшьлек кызның башындагы шапкасына ут төрткән. Кыз уртача дәрәҗәдәге бит тиресе пешүе алган һәм кичекмәстән дәваханәгә озатылган. Җинаять кылучыларның балигъ булмаулары билгеле, шәхесләре ачыклана.
Уйларга да куркыныч, әллә соң бу гамәл дә гадәткә кереп бара?! 25 гыйнварда Мәскәүнең көнбатыш өлешендә яшьтәшләре бер үсмергә ут төрткән. Бала дәваханәдә җан биргән. Узган елның ноябрь аенда Санкт-Петербургта да шундый ук хәл булган. Тән пешүләре алган үсмер кыз авыр хәлдә дәваханәгә эләккән.
Фото: Goodfon.ru.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18407-bashlygyna-ut-trtknnr.html



Читайте нас: