+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2019, 14:05

Үзәктә – автомобиль юллары

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт Президиумы утырышын үткәрде.

Анда 2019-21 елларга төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын тоту-карау, ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказ тикшерелде.
Документка ярашлы, республика Юл фондының гомум күләме быелга – 17,88 миллиард сум, 2020 елга – 17,2, 2021 елга 16,6 миллиард сум тәшкил итә.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, агымдагы елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” дәүләт проектын гамәлгә ашыруга федераль казнадан бүленгән 1,8 миллиард сум исәбенә Юл фонды бюджетын 19,7 миллиард сумга кадәр арттыру күзаллана.
Утырышта, шулай ук, муниципальара маршрутлар буенча халыкка сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү, инвестицион мохит торышы дәүләт рейтингында төбәк позициясен яхшырту, муниципаль дәрәҗәдә югары казанышлар спортына булышлык итү буенча чаралар тикшерелде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/18351-zkt-avtomobil-yullary.html


Читайте нас: