+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2019, 14:11

Мәктәп автобусында - ...исерек водитель

Ул 20 баланың гомерен куркыныч астына куйган.

Иртән Благовар районының Первомайский авылында ЮХХДИ инспекторлары мәктәп автобусын туктаткан. Республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов хәбәр итүенчә, руль артындагы 58 яшьлек автобус йөртүчедә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәмер исе сизгән.
Соңрак медицина тикшерүе дә моны исбатлаган. Мәктәп автобусы бу вакытта Иске Сынны-Первомайский маршруты буенча 20 баланы утырткан булган. Водительгә карата административ протокол төзелгән. Ә аны эшкә чыгарган җитәкчегә штраф салынган. Бу эш мировой судта каралачак.
Читайте нас: