+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2019, 16:20

Кеше турында хәстәрлек шулай буламы?

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы офис хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үтүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

Янәсе, компьютер артында утыру зыянлы һәм хәвефле хезмәт шартларына керми.
Һәм эш вакытының яртысыннан да ким булмаган вакытын компьютер артында эшләү (әле нәкъ шундыйлар медосмотр үтәргә тиеш) һөнәри авыруларга һәм имгәнүләргә китерә алмый, имеш.
Шуңа бәйле әлеге министрлык бу хезмәт ияләрен зыян күрүчеләр исемлегеннән сызып ташларга таләп итә.
Ведомствода офис хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрүне “кирәгеннән артык таләпләр” дип атыйлар.
7 февральгә кадәр бу тәкъдим турында фикер алышулар булачак, алар хупланган очракта, үзгәрешләр шушы елның августында кабул ителәчәк.
Хезмәт кешесе турында кайгыртырга тиешле ведомство ни кылганын үзе аңлый микән?!

Читайте нас: