+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2019, 13:06

Игелекле сәнгать

Бүздәкнең билгеле үзешчән җырчысы хәйрия концерты оештырды.

Бүздәк Мәдәният сараенда шушы көннәрдә истәлекле вакыйга булды – хәйрия концерты үтте. Районның мәдәни тормышындагы үзенчәлекле чараны төбәктә билгеле иҗади шәхес – җырлар язучы, баянда уйнап, аларны үзе үк башкаручы Марат Моратов оештырды.


Исеме шактый яңгырашлы тоелса да, тыйнак кына шартларда үткән бу вакыйгада соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән хәл-күренешләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мохтаҗларга ярдәм итүгә урындагы властьның мөнәсәбәте дә барлык тулылыгы белән чагыла сыман. Әйткәндәй, авыру балаларга дәүләт күрсәткән матди ярдәм аз күләмдәге пособиеләр белән генә чикләнә. Ни өчен дигәндә, хәзерге кануннар буенча каралган чаралар күпчелек очракта шуларны гына күздә тота. Мондый шартларда җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә исәп тотарга кала.


Әлеге мәдәни чара Бүздәк авылында яшәүче Ләйсән һәм Азат Насыйбуллиннар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтү максатында оештырылды. Аларның дүртенче яшь белән баручы игезәк сабыйлары Дарина һәм Карина яман чиргә дучар. ДЦП диагнозы куелган балаларны дәвалау өчен яшь гаиләгә дә, аларның туган-тумачасына да зур гына чыгымнарга барырга туры килә. Мохтаҗ гаиләгә ихлас күңелдән ярдәм кулы сузучылар табылды, әлбәттә. Әйткәндәй, “Бүздәк яңалыклары” район гәзитендә сабыйларга багышланган мәкалә чыгып, яшь гаиләнең ихтыяҗлары иҗтимагый яңгыраш алгач, хәйрия ярдәменең артуына да исәп тотарга була.


Ә менә Марат Моратов игелекле гамәлен озакка сузмый. Аның иҗатташ дуслары белән берлектә оештырган хәйрия концерты Насыйбуллиннар гаиләсенә матди ярдәмне дә күздә тота. Шунысы үзенчәлекле: концерт программасы Марат Моратов иҗат иткән “Туган телем” җыры белән ачылды, аны мәктәп укучысы Артур Кинҗәкәев башкарды.


Гомумән, үзенчәлекле концертның үзәгендә Моратовлар гаиләсе чыгышлары торды. Атап әйткәндә, Марат Ринат улы һәм аның әтисе Ринат Кәлимулла улы һәм оныклары Тимур катнашлыгындагы гармунчылар ансамбле башкаруында татар көйләренә попурри яңгырады. Аннары инде Ринат Моратов, гармунда уйнап, яраткан җырын — “Авыл көе”н башкарды. Кичәне Марат Моратовның аерым башкарудагы чыгышлары да бизәде. Иҗатташ дусларыннан Фән Миңнегулов һәм Римзә Мөхәммәтҗанова, Марат Моратов язган җырларны зур күтәренкелек белән башкарып, тамашачы ихтирамын яуладылар.


Иҗатташ дуслыкның, иң беренче чиратта, күмәкләп оештырылган концертта беленүе мәгълүм. Бу җәһәттән Марат Моратовның гаять бай кеше булуы ачыкланды. Хәйрия концертын матур бизәкләр белән нәкъ менә аның чын дуслары иҗади биеклеккә күтәрде. Җырчылардан Марат Кәримов, Гүзәл Галләмова, Шамил Йосыпов, Дамира Байкова, биюче Радмир Ризванов чыгышлары тамашачы күңелен яулады. Концертта зур урынны мәктәп укучылары чыгышлары да алып торды. Атап әйткәндә, балалар сәнгать мәктәбенең “Радуга”, “Жемчужинки”, “Ранетки” бию коллективлары, “Энҗеләр” вокал ансамбле уңышлы чыгыш ясап, концертны кабатланмас бизәкләр белән баетты.


Марат Моратов республиканың билгеле сәнгать эшлеклеләре белән ныклы иҗади бәйләнешләр булдырган, моңа өстәп “Туган тел” телеканалы белән дә актив хезмәттәшлек итә. Популяр җырчы һәм композитор, Урзайбаш авылында туып-үскән Илдар Шәрипов, хәйрия чарасында чыгыш ясап, үзен янә бер тапкыр туган як сандугачы итеп танытты.


“Туган тел” телеканалы вәкиле Лилия Вахитова концертка үзенчәлекле бүләк белән килгән. Билгеле булуынча, “Туган тел” оештырган җыр фестивалендә катнашып, Марат Моратов халык иҗатының Бөтенрусия “Сәләт” фестивале лауреаты исемен алган иде. Мәртәбәле бүләкне тантаналы шартларда Марат Моратовка тапшырып, Лилия Вахитова җырлар авторына яңа иҗади биеклекләр теләде.


Зур уңыш белән үткән хәйрия концерты үзенең максатына иреште, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Йомгаклау чыгышында моны Бүздәк районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова да билгеләде. Ихлас рәхмәт сүзләре белән сәхнә түренә Марат Моратов та күтәрелде һәм хәйрия концертыннан җыелган акчаны Насыйбуллиннар гаиләсенә тапшырды.


Әйткәндәй, игелекле иҗатчы хәйрия концертларын дәвам итәргә ниятли. Аларны районның авыл мәдәният йортларында оештыру күздә тотыла.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18342-igelekle-sngat.html


Читайте нас: