+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
29 гыйнвар 2019, 16:06

Чирне... сата башлаганнар

Американың бер компаниясе инфекцияле кулъяулык җитештерә башлаган.

Лайла һәм төкерек белән эшкәртелгән кулъяулыкларның төргәген 80 долларга (5,3 мең сумга) сатып алырга мөмкин. Алар кешегә... теләгән вакытта чирләргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, компаниядә, чир йоктырылган кулъяулыклар иммунитетны ныгыта, дип исәплиләр. “Кеше йөткергән кулъяулык энәләр һәм даруларга караганда хәвефсезрәк”, ди алар.
Кайбер медицина белгечләре бу идеянең нигезлелеген шик астына ала. Ләкин эш җайга салынган инде. Кулъяулыкларны сатып алучылар артканнан-арта икән.
Тагын ниләр уйлап табар бу Америка?
Фото: globallookpress.com

Читайте нас: