Стәрлетамакта күпфатирлы йортта яшәүчеләр газ исе сизгән һәм коткаручыларны чакырган.
Коткаручылар тиз арада 57 кешене эвакуацияләгән. Ә газ хезмәте вәкилләре бу вакытта барлык подъездларны тикшергән. Газ чыгу урыны табылмагач, торак хуҗалары янә үз фатирларына кайткан.