+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 гыйнвар 2019, 12:09

Башкортстанның авыл Советы башлыклары манифест уйлап табачак

Башкортстанда төрле дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфаларда бүген 1200-1500 кеше эшли, аларның төп нигезен авыл хакимиятләре башлыклары тәшкил итә.

Республикада яшәүче 4 миллионнан артык кешенең язмышы һәм уңайлы тормышы аларның эшенә бәйле.


Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров "Авыл Советларының манифестын эшләү буенча" проект сессиясе эшен ачып җибәрде. Аңа Урал арты авыл хакимиятләре башлыклары һәм район хакимияте башлыклары чакырылган иде.
"Мин үз эшемдә сезгә таянырга теләр идем. Авыл - ул әхлакый чыганак", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, бу - шундый беренче семинар. Алга таба мондый семинарлар республиканың барлык зоналарында да узачак.
"Быел Башкортстанда җитди сәяси вакыйгалар көтелә. Республика Башлыгын сайлаудан тыш, авыл хакимиятләре башлыкларын сайлау буенча сайлау кампаниясе дә алда тора", - диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров Русия Президенты тәкъдим иткән дәүләт проектларының асылын аңлатуның мөһимлеге турында да сөйләде.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/politika/18278-bashkortstanny-avyl-sovetlary-bashlyklary-bash-mie-shturmy-beln-a...


Читайте нас: