+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 гыйнвар 2019, 14:10

Януковичка төрмә яныймы?

Украинаның элекке Президенты Виктор Янукович Туган илгә хыянәт иткән һәм сугыш башлануга юл куйган өчен 13 елга хөкем ителгән.

Әлеге эш 2017 елның җәендә карала башлаган иде.

Прокурор 15 ел сораган булган. Виктор Януковичның адвокатлары суд карары белән риза түгел һәм аппеляциягә бирергә җыена.

Әле Янукович Русиядә яши һәм туган илендә судларга 2014 елдан бирле барганы юк. Шул вакытта, дәүләт түңкәрешенә китергән протест акцияләре күбәя башлагач, ул Украинаны ташлап китәргә мәҗбүр булган иде.

Русия аны үз канаты астына алды.

Фото: bombla.org
Читайте нас: