+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 гыйнвар 2019, 18:31

Санлы телевидениегә күчү җәйгә тәмамланачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Жаров белән очрашты.

Анда санлы телевидение тапшыруларына күчү, төбәк һәм муниципаль телевидениене үстерү, балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

— Әлеге федераль хезмәт — ил һәм аның халкы мәнфәгатьләрен яклаучы һәм нәтиҗәле эшләүче структураларның берсе, — диде очрашуда Радий Хәбиров. — “Роскомнадзор”ның Башкортстандагы структуралары эшчәнлеген без нәтиҗәле дип бәялибез.

Төбәк җитәкчесе хәбәр итүенчә, республикада, тоташ илдәге кебек үк, санлы тапшыруларга күчү процессы дәвам итә. Ул агымдагы елның 3 июненә тәмамланырга тиеш.

— Һичшиксез, бу – колачлы һәм кирәкле процесс. Без аны хуплыйбыз. Сыйфатлы, яхшы сурәт булачак, каналлар саны артачак, аларны яңа санлы режимда карау мөмкинлеге булачак. Бу безнең өчен мөһим, — диде Радий Хәбиров. — Әгәр дә без өстәмә чаралар күрмәсәк, меңнән артык торак пункт телевидениесез калырга мөмкин. Без халыкка финанс йөкләнеш булмасын өчен компенсацияләр дә карадык.

Шул ук вакытта, Радий Хәбиров сүзләренә караганда, санлы мультиплекс составына кертелмәгән төбәкнең төп телеканалы – Башкортстан юлдаш телевидениесен арытаба үстерү мәсьәләсе килеп туа.

– БСТ актив үсешә. Безнең өчен ул – республиканың дәүләт телләрендә тапшырулар алып баручы мөһим канал. Ул безгә бик кирәк, – диде Радий Хәбиров.

– Республиканың зур өстенлеге бар. Кабельле телевидениенең үтеп керүе дәрәҗәсе Башкортстанда – ил буенча иң яхшыларның берсе. Мәсәлән, Уфада халыкның 100 проценты кабельле телевидение белән тәэмин ителгән, – диде Александр Жаров. – Санлы төбәк телетапшырулары мәсьәләсе якын айларда хәл ителәчәк дип уйлыйм.
Читайте нас: