+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 гыйнвар 2019, 18:17

Радий Хәбиров: "Социаль челтәрләр хәвефле нокталарны ачыклый"

Радий Хәбиров "Урал легендасы" дип аталган Digital Корылтайның икенче форумында блогерлар, социаль челтәрләрдә эшләү лидерлары һәм белгечләре белән аралашты.

Шулай ук, Интернетта эшләү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Чара "Яктыкүл" шифаханәсендә уза, Башкортстан җитәкчесе анда Әбҗәлилгә эш сәфәре барышында кергән.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, социаль челтәрләр - аның өчен хәвефле нокталарны күзәтү ысулы, икенчесе — хакимияткә ни эшләргә кирәклеген һәм ни өчен кирәклеген халыкка җиткерү ысулы. Төбәк җитәкчесе, постларны үзем язам, дип белдерде.
Һәм барлык чиновникларга да Интернетта федераль дәрәҗәдәге җәнҗал китереп чыгаручы цитаталарга урын калмасын өчен, адекват хәлдә генә эшләргә киңәш бирде. Ул, шулай ук, Интернетта эшләгәндә еш очраучы кыенлыклар белән дә уртаклашты.
Ул тәҗрибә уртаклашу өчен илнең төрле шәһәрләреннән форумга килгән экспертларның тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады. Аерым алганда, Олег Бармин күбрәк титрлар белән видео эшләргә киңәш итте, чөнки кешеләрнең 70 проценты социаль челтәрләрне тавышсыз карый. Кермен Манджиева исә ачыктан-ачык провокацияләргә игътибар итмәскә киңәш итте.
"Кешеләр күз ачып йомган арада мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр төзелер, дип көтә. Әмма могҗизалар булмый. Бу юл озын булачак. Шулай да без аның буенча барачакбыз, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә — биредә яшәүчеләр белән аралашуга курсны дәвам итәчәкбез", — диде төбәк җитәкчесе.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18274-radiy-hbirov-chen-social-cheltrlr-hvefle-noktalarny-kzt-uryny.html



Читайте нас: