+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
25 гыйнвар 2019, 14:23

Гүзәл Уразова нигә елый?

Күптән түгел Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов ТНВ телеканалында чыгучы “Адәм белән Һава” тапшыруында катнаштылар.

Артистлар, Яңа елга зур өметләр баглап, зур планнар кора. Еракта калган истәлекләре белән дә уртаклаша.
Шундый бер вакыйганы сөйләгәндә Гүзәлнең күзләренә яшь тулды хәтта. Бу хакта җырчының шәхси сайтында бәян ителә...
...Кызы Элларига бер ай булган чакта Гүзәл Мәскәүгә концерт куярга чыгып китә. Ул утырган самолет һәм тагын 44 очкыч, һава торышы начар булу сәбәпле, Түбән Новгород аэропортына төшә. Күкрәкләре тулышкан җырчы, чарасызлыктан, аэропортта чит кеше балаларын имезә хәтта...
Гүзәл үзе бу хакта бик хисләнеп сөйли, күңеле тула. Бу, мөгаен, тапшыруның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр.
Фото: Гүзәл Уразованың шәхси сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/18252-gzl-urazova-nig-elyy.html


Читайте нас: