+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2019, 13:22

Өйдә... сөннәтләгәннәр

5 яшьлек малай үлемнән калган.

20 гыйнварда Санкт-Петербург шәһәрендә 5 яшьлек малайны өй шартларында сөннәтлиләр. Баланың 31 яшьлек әтисе әйтүенчә, операцияне үзен табиб дип тәкъдим итүче бер кеше ясаган.

Әмма өйдә башкарылган эш уңышлы килеп чыкмый. Малай үзен начар хис итә, бик күп кан югалта. Аны авыр хәлдә Филатов исемендәге дәваханәгә китерәләр. Бүгенге көндә ул табиблар күзәтүе астында.

Әлеге яшь гаилә Санкт-Петербургка Кыргызстаннан күченеп килгән булган.

Фото: Zhzh.info
Читайте нас: