+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 гыйнвар 2019, 12:12

“Борынгы Уфа” паркы булдырылачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең “Борынгы Уфа” археологик паркын булдыру концепциясен раслау турында” карарына кул куйды.

Әлеге проектның максаты – федераль әһәмияттәге “Уфа шәһәрчеге-II” археологик мирас объектын саклап калу һәм аны популярлаштыру.

Республикада 2006 елдан башлап әлеге объект нигезендә музей комплексы төзү мәсьәләсе тикшерелә. Ул археологик һәйкәлне саклап калуны тәэмин итү генә түгел, ә туристлар агымын җәлеп итү үзәгенә әверелергә дә тиеш иде.

IV- XIV гасырларга караучы һәйкәлләрне саклап калу һәм аларны тирәнтен фәнни өйрәнү максатында “Борынгы Уфа” тарихи-мәдәни музей-тыюлык булдырылган иде. Бүген аның фондында археологик, этнографик һәм палеонтологик коллекцияләрне үз эченә алган 6362 предмет саклана.
Читайте нас: