+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2019, 11:59

Сургут-Мәскәү самолеты азат ителгән

Сургут-Мәскәү маршруты буенча очучы самолетны Әфганстанга куарга теләүче бәндә Ханты-Мансийск аэропортында тотылган.

Ул исерек булган. Янында шартлаткыч һәм корал табылмаган. Әлегә вакыйганың детальләре билгеле түгел.

Самолет әлеге аэропортка төшеп утыру белән анда көч структуралары вәкилләре күтәрелә. Алар шундук ирне алып чыга һәм аэропортка алып кереп китә.

Пассажирларны залга алып чыкканнар, тикшерелгәннән соң, самолет Мәскәүгә очышын дәвам итәчәк.

Фото: Лента.ру
Читайте нас: