+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2019, 16:58

Чүп өчен вакытында түләмәүчеләрне нәрсә көтә?

Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәсьәләсе, ниһаять, җайга салынып бара. Бу хезмәт өчен түләргә ашыгып бармаучыларны нинди җәза көтә - шунысын да ачыклап үтү зыян итмәс.

Прокуратура биргән мәгълүматларга ярашлы, каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен тиешле сумманы вакытында түләмәсәң (ул шәһәрләрдә 70 сум тәшкил итә), штраф 1270 сумга кадәр җитәчәк.

Килгән квитанцияне, исең китмичә генә, читкә алып куясың икән, синең бурычың хакындагы мәгълүмат суд приставларына тапшырыла.

Бу очракта инде, бурычыңа өстәп, янә 1 мең сум штраф (исполнительский сбор) һәм ким дигәндә 200 сум дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк.

Фото: pikabu.ru сайтыннан.
Читайте нас: