+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 гыйнвар 2019, 12:23

Авыр чирлеләр өчен аерым табиблар булачак

Бүген Дәүләт думасында яңа закон проекты каралачак.

Русия вузларында яңа медицина белгечлеге кертергә уйлыйлар. Ул — паллиатив ярдәм күрсәтүче табиб булачак.

Шундый башлангыч белән Дәүләт думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Леонид Огуль вице-премьер Татьяна Голиковага тәкъдим юллады. Бүген Дәүләт думасында илдә паллиатив медицина ярдәме күрсәтү тәртибен күзаллаучы яңа закон проекты каралачак.

Паллиатив ярдәм күрсәтү табибы каты авыру белән җәфаланучы пациентларны дәвалый. Андый табиб, медицина хезмәтеннән тыш, социаль һәм психологик ярдәм дә күрсәтә белергә тиеш.

Бүген илдә заман таләп иткәнчә паллиатив ярдәм күрсәтә алырлык белгечләр юк диярлек. Әлегә авыруларга андый ярдәмне социаль хезмәткәрләр, онкологлар, терапевтлар, студент-волонтерлар — барысы да аз-азлап башкара.

Фото: Sobitie.com.ua
Читайте нас: