+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 гыйнвар 2019, 16:56

Юктан гауга чыгарасыз, иптәшләр...

Республиканың Баш автоинспекторы шау-шу тудырган фотога аңлатма бирде.

Интернет киңлекләрендә инде берничә көн рәттән бер фото тирәсендә шау-шу бара. ЮХХДИ инспекторы ат арбасына берничә агач салган абзыйны тоткарлаган һәм бүрәнәнең диаметрын үлчәп тора.
Интернет-җәмәгатьчелек гади авыл кешесен кызганып, аңа штраф салганнардыр инде дип борчылды. "Машиналап агач ташучыларны ник күрмисез?!" дип тә ачынды күпләр.
Республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов аккаунтында моңа җавап бирде. Бу хәл 17 гыйнварда Бөрҗән районының Байназар авылы тирәсендә булган икән. Динар Заһит улы белдерүенчә, ЮХХДИ хезмәткәре тарафыннан бернинди дә протокол төзелмәгән. Урман хуҗалыгы хезмәткәре агач киселгән делянка турында сорашып, дәфтәренә теркәп куйган.
Бары шул гына. Ә сез юктан тавыш чыгарасыз!...
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18084-yuktan-gauga-chygarasyz-iptshlr.html


Читайте нас: