+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
22 гыйнвар 2019, 16:19

Хәбиров чиновникларга нигә кычкыра?

Радий Хәбиров үзенең оператив киңәшмәләрне кырыс алып баруы турындагы сорауга болай дип җавап биргән.

— Һәр кешенең үз идарә итү стиле була. Миндә кемнедер куркыту яисә тиргәү бурычы юк. Зур җитәкче булсам да, бәләкәй генә даирә кешеләргә күрсәтмәләр бирәм. Минем карарлар ишетелергә һәм үтәлергә тиеш, ә хис-тойгыларсыз гына бернинди эшне дә башкарып булмый, — дигән ул.
Аның сүзләренчә, әгәр дә җитәкче үзен “җансыз машина” кебек тотмаса, аның кул астындагылар да нәтиҗәлерәк эшли башлаячак.
Фото: "Аргументы и факты" сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/politika/18093-hbirov-chinovniklarga-nig-kychkyra.html


Читайте нас: