+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 гыйнвар 2019, 16:23

Эшләр тиешенчә башкарылмый

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы үткәргән оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов күпкатлы йортлар подъездларын ремотлау буенча программаны гамәлгә ашыруга әзерлек турында чыгыш ясады.

Ул белдерүенчә, министрлык белгечләре ремонтка мохтаҗ подъездлар санын һәм күпме акча кирәк булачагын исәпләгән. Тиешле карар проекты эшләнгән.
Әле муниципалитетларда милекчеләрнең гомум җыелышлары үткәрелә, анда эшләр күләме, төрләре һәм башкалар хәл ителә. Эшләр майда башланып, октябрьдә тәмамланачак.
2019-24 елларда республикада барлыгы 26 мең подъезд ремонтланырга тиеш. Бу максатларга 6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
20 гыйнварга кадәр кешеләргә нәкъ алар подъездында эшләрнең кайчан башлануын җиткерү бурычы куелган иде. Бу эш тиешенчә башкарылмаган булып чыкты. Радий Хәбиров атна ахырына барлык 63 муниципалитет буенча исемлекләр әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Фото: Глава РБ.
Чыганак: https://kiziltan.ru/politika/18092-eshlr-tieshench-bashkarylmyy.html


Читайте нас: