+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 гыйнвар 2019, 13:09

Тууны һәм үлемне теркәү автоматлаштырыла

“Известия” хәбәр итүенә караганда, Русиядә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын кертергә планлаштыралар.

“Сынау версиясе сыйфатында иң киңкүләм һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр билгеләнде. Аларда гариза бирүченең власть органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул итү өчен катнашулары кирәкми”, — дип хәбәр иткән Русия Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте.
Әзерлек эшен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә башлап җибәрде инде. Иң кирәкле хезмәтләрне тестлаштыру уңышлы булса, исемлек киңәйтеләчәк.

Бүген кешенең тууын яисә үлемен теркәү Дәүләт хезмәтләре үзәкләрендә, яки ЗАГС бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Моның өчен гариза язарга һәм аңа кирәкле документларны теркәргә кирәк.

Фото: РГ сайтыннан.


Читайте нас: