+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 гыйнвар 2019, 19:06

Безгә дә акча кирәк!

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Федерация Советына тәмәкегә акцизларның бер өлешен төбәк бюджетларына күчерү турында закон проекты тәкъдим итәргә ниятли.

Әле бу акцизлар тулысынча федераль бюджетка күчерелә.
“Без, 95 проценты федераль бюджетка булса, 5е төбәкнекенә керсен, дип тәкъдим итәбез”, — ди Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Әгәр дә башлангыч хупланса, бу система 2020 елда кулланыла башлаячак. Бу очракта Русия төбәкләре 31,6 миллиард сум, атап әйткәндә, Башкортстан 868,5 миллион сум алачак.
Әлеге закон проектын депутатлар якын арадагы пленар утырышта карамакчы.
Фото: РИА Новости.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18044-bezg-d-akcha-kirk.html


Читайте нас: