+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2019, 18:45

Гомере бетмәгән икән...

Белоретта 9нчы каттан егылып төшкән ир исән калган.

Бүген иртән Белоретта 29 яшьлек ир 9нчы каттан йортның вентиляция шахтасына егылып, подвалга килеп төшкән. Аның тавышын таң белән этен йөртергә чыккан бер хатын ишетеп калган һәм коткаручылар чакырткан.
Бәхеткә, ир исән, бер җире дә имгәнмәгән. Ашыгыч ярдәм табиблары аның өшүен билгеләгән. Полиция хезмәткәрләре аның ни өчен түбәгә менүен һәм ни рәвешле егылып төшүен ачыклый.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/17973-gomere-betmgn-ikn.html


Читайте нас: