+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 гыйнвар 2019, 17:34

Ат итеннән - буженина

Әлеге аш төрен әзерләү өчен тәҗрибә кирәк. Ә Зөһрә Вәлиуллина аның җиңелрәк юлын тәкъдим итә. Эшләп карыйбызмы әллә?

1 литр суга 0,5 стакан тоз салып кайнатып чыгарырга, шуңа 1 килограмм чамасы ат итен салып пешерергә.
Шул тозлы шулпада 7-8 сәгать тотарга. Аннан соң тәмләткечләр — кыргычтан чыккан 5-6 тырнак сарымсак , дәфнә яфрагы, кара һәм кызыл борыч, аз генә төелгән зираны бутап, шуны пешкән иткә яхшылап сөртергә дә, фольгага (кулинар кәгазь дә ярый) төреп, суыткычка куярга кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Чыганак: https://kiziltan.ru/poleznoe/17961-at-itennn-buzhenina.html


Читайте нас: