+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 гыйнвар 2019, 13:20

Язгы сессиядә ниләр көтелә?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев даими профессиональ нигездә эшләүче депутатлар белән киңәшмә үткәрде, анда парламентның яңа чакырылышының көзге сессиядәге эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм язгы сессиягә эш планы билгеләнде.

Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, көзге сессия вакытында депутатлар, Президиумның — 5, комитетларның 40тан артык һәм 4 пленар утырыш, 8 “түгәрәк өстәл” уздырган, 24 тапкыр дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең һәм учреждение җитәкчеләренең законнарны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматлары тыңланган.
– 70тән артык закон проекты каралды һәм 51е кабул ителде, – диде парламент рәисе. – Дәүләт думасына закон чыгару башлангычы сыйфатында “Русия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында” Федераль законга һәм “Дәүләт кадастр бәяләве турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты җибәрелде. Ул күчемсез милек объектларының актуаль булмаган кадастр бәясен яңадан карауга юнәлтелгән. Көзге сессиядә республика парламенты тарафыннан әзерләнгән ике федераль закон көченә керде. Моннан тыш, тагын бер закон проекты беренче укуны уңышлы узды. Бүген республикадан 6 закон проекты — Дәүләт думасында һәм 4 закон чыгару башлангычы Закон чыгаручылар советында экспертизада карала.
Киләчәккә эш турында сөйләгәндә, Константин Толкачев язгы сессия программасына 57 закон проекты кертелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру буенча колачлы эш көтелә. “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрү, профильле комитетлар утырышларында мәгълүмат тыңлау һәм башка чаралар күздә тотыла.
– Мотлак медицина страховкасын оештыру, гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан саклау, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм башка юнәлешләр буенча республика законнарының үтәлеше өйрәнеләчәк, – диде Константин Толкачев. – Атмосфера һавасының торышы һәм аны саклау мәсьәләләре, мәктәпкәчә белем бирүне оештыруның альтернатив формалары турында “түгәрәк өстәл”ләр үтәчәк. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы үзенең Юлламасында чүп чыгаруга тарифларның артык үсүенә юл куймауга һәм бу өлкәдә эшнең сыйфатын күтәрергә кирәклегенә игътибар итте. Март-апрель айларында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә ашыру барышы турында парламент тыңлаулары үткәрүне максатка ярашлы дип саныйм.
Константин Толкачев шулай ук инвестиция эшчәнлеген үстерүне законнар белән көйләүне камилләштерү, республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча планлаштырылган эш, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлеген анализлау буенча эшче төркем булдыру, Дәүләт җыелышының Федерация Советында билгеләнгән зур чараларда катнашуы турында сөйләде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/politika/17870-yazgy-sessiyad-nilr-ktel.html



Читайте нас: