+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 гыйнвар 2019, 13:40

“Ике атна вакыт бирәм!”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гадәттән тыш хәл килеп туган Сибай шәһәрендә булды.

Сибайга эш сәфәре барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын уздырды. Анда Сибайдагы гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча ведомствоара штаб оештырылды. Аны Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лопухов җитәкли.
— Халыкны һава пычрану нык борчый, ә проблеманы хәл итү тиешле дәрәҗәдә куелмаган, — дип, Радий Хәбиров Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай фи­лиалын шәһәрне экология хәвеф­сезлеге белән тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрмәгән өчен каты тәнкыйть утына тотты. — Шәхсән мине бу мәсьәлә зур хафага сала.
Сибай филиалы директоры Җәүдәт Биккинов, төтенләүче участок әле 2000 квадрат метр (6000 квадрат метр булган) тәшкил итә, дип белдерде.
Сибайлылар республика җи­тәкчесенә төтенләү турында халыкка вакытында хәбәр ителмәүгә зарланды. “Бу вакытта без өйдән чыкмыйбыз һәм тәрәзәләрне ябабыз”, – диде алар.
Аңлату эшләрен тиешле дәрә­җәдә алып бармаган өчен Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзаловка катгый күрсәтмәләр бирелде.
Хәтерегезгә төшерәбез: узган елның ноябрь аеннан Сибай шәһәре көчәйтелгән әзерлек шартларында яши. Биредә файдаланылмаган бакыр рудасы карьеры төтенли. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүчеләргә урамга мөмкин кадәр сирәгрәк чыгарга, респиратор, марля япмалары кулланырга, күзләрне, авыз-борын­ны су белән чайкатып торырга, биналарда һаваны дымлы тотарга һәм күбрәк су эчәргә киңәш ителә.
– Гадәттән тыш хәл килеп туу сәбәпле, шәһәр дәваханәләрендә 102 урын әзерләнгән, госпитальләр дә тулы әзерлектә, – диде респуб­лика сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева. – Әлегә Сибайда агуланган кеше юк. Тын юллары авырулары белән чирләүчеләр саны республикада 10 процентка артса, Сибайда ул 7 процент тәшкил итә.
Балалар поликлиникаларына биредә, аңлашылуынча, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ешрак мөрәҗәгать итәләр.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һавасы пычранган Сибай шәһәрендә бер тапкыр төчкергән кеше дә дәваханәдә чиратсыз ярдәм алырга тиешлеген кисәтте.
Сибай шәһәр дәваханәсендә үткәргән киңәшмәдә ул күпме профильле белгечләр кирәклеген ачыкларга кушты. Баш табибның, биредә, пульмонолог һәм аллергологтан башка, табиблар җитәрлек, дигән җавабы аны канәгать­ләндермәде.
– Сезнең бурыч – кешеләрне дәвалау, – диде ул. – Моның өчен килеп туган хәлне даими күзәтеп торырга кирәк. Бигрәк тә бала­ларның тын юллары авы­рулары белән табибка мөрә­җәгать итүе Учалы тау-баектыру комбинатында рудаларның януы аркасында килеп чыгуы ихтимал. Монда штаттан тыш хәл килеп туды, без халыкка бер төчкерү белән табибка чиратсыз мөрәҗәгать итү мөмкин­леге тудырырга бурычлы. Дәва­ханәдә урыннар җитмәсә, респуб­ликаның теләсә кайсы шә­һәрендә ярдәм итә алабыз, кирәк икән, Уфага алып китәрбез.
Сибайдагы табиблар фикеренчә, шәһәрдә яшәүчеләр арасында авыруларның социаль челтәрләрдә язылганча ук артуы күзәтелми. 13 гыйнварда 01 сәгатьтән 17 сәгатьтә кадәр алынган атмосфера тикше­рүләре күрсәтүенчә, анда агулы матдәләр, шул исәптән, дигидросульфит, диоксид күкерте чамадан тыш түгел. Шәһәрдә һаваның сыйфатын даими күзәтү берьюлы тугыз урында алып барыла.
Сибайда һава пычрану уңаеннан килеп туган гадәттән тыш хәлгә кагылышлы барлык сорауларны
8 (347) 244-15-75 телефонына шалтыратып җиткерергә була.
Республика җитәкчесе комиссиянең чираттагы утырышын 29 гыйнварга билгеләде.
– Ике атнадан бирегә янә җыелачакбыз, – диде ул. – Ул вакытка кадәр хәл үзгәрер дигән ышанычта калам.
“Сибай халкына, берсүзсез, ярдәм кирәк, – дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә. – Аларга республика белән берлектә руда яну нәтиҗәләрен бетерүгә акча җитәрлек булуы, Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы тудырган мәсьәләне, чыгымнарга карамыйча, сыйфатлы хәл итүне предприятиедән таләп итәчәгебезне белү мөһим.
Мәсьәләне хәл итүгә ике атна вакыт бирәм. Контроль – миннән. Күп тапкыр әйткәнем бар: без республикада яшәүчеләрне бәладә калдырмыйбыз. Бу – әлеге мантыйкка тугрылыкка тагын бер тест. Без аны, башкалары кебек үк, уңышлы үтеп чыгачагыбызда иманым камил!”
Сибай шәһәрендә булганда Радий Хәбиров шулай ук күпфункцияле үзәктә хезмәтләндерү шартлары белән танышты. Бирегә Баймак һәм Әбҗәлил районнарыннан да мөрәҗәгать итәләр. Килүчеләр өчен 21 тәрәзә эшли, аларның берсе – бизнес категорияле. Көтү вакыты, республикада иң яхшылардан булып, биш минут тәшкил итә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/17873-ike-atna-vakyt-birm.html

Читайте нас: