+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 гыйнвар 2019, 19:15

Якташыбыз — Беренче каналда!

Уфа кызы Юлия Гамаева иртәнге төбәк яңалыкларын алып бара башлады.

Уфа кызы Юлия Гамаева Беренче каналда иртәнге төбәк яңалыкларын алып баручы булып эшли башлады. Бу хакта БСТ телеканалы хәбәр итә, Юлия анда практика үткән булган.Юлия Гамаева — Санкт-Петербург университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Уфага кайтып, телевидениедә практика үткәннән соң, ул “100 ТВ” спорт телеканалында яңалыклар алып бара. Юлия туры эфирда эшли һәм "Life78" телеканалында авторлык программасын да алып бара.Юлия Беренче каналга 2017 елда күчә, яңалыклар бүлегендә редактор була. Хәзер якташыбыз кадрда үзе дә күренә башлады. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне иртән сәламләү бик күңелле, ди Юлия. Аны иртән Беренче каналны караучы Башкортстан тамашачысы да күрә ала.

Фото: Социаль челтәрләрдән.


Читайте нас: