+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 гыйнвар 2019, 16:52

Сигез балаң бармы? 600 мең сум ал!

Башкортстанда сигез бала тәрбияләүче гаиләләргә бер тапкыр 600 мең сум күләмендә пособие биреләчәк.

“Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” законга үзгәрешләр узган елның ноябрендә кертелгән иде. Бүген Хөкүмәт утырышында түләүләрнең тәртибе һәм күләме билгеләнде.

Аны алучылар арту сәбәпле, бу максатларга киткән чыгым 23,6 миллион сум тәшкил итәчәк. Әле республикада сигез һәм аннан да күп балигъ булмаган бала тәрбияләүче 47 гаилә исәпләнә.

2015 елдан бүгенге көнгә кадәр әлеге пособиене тугыз бала тәрбияләүче 28 гаилә алган.

Фото: ndsmi.by.


Читайте нас: