+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 гыйнвар 2019, 14:17

Гинекологка килеп, авыр җәрәхәтләнгән

Уфа шәһәренең 13нче дәваханәсе, гинекологка килеп, авыр җәрәхәт алган пациентка 220 мең сум акча түләячәк.

Бу вакыйга буенча суд эше бер елдан артыкка сузыла, ниһаять, зыян күрүче файдасына карар кабул ителгән.

2017 елның ноябрендә гинекологка килгән ханым, махсус креслодан аңа терәп куелган утыргычның тимер аягына егылып төшеп, авыр яралана.

Коточкыч авыртудан ул аңын югалта. Аңына килгәндә, кан эчендә ятуын, янында табиблар йөгерешүен күрә.

Зыян күрүчегә арытаба ике операция таләп ителә, ике ай вакытын ул авырып үткәрә. Соңрак судта шул ачыклана: гинеколог креслосының идарә пульты була, тик ул эшләми, шуңа пациентларга креслога, утыргычка басып менәргә тәкъдим итәләр,

Менә шундый ваемсызлык аянычлы хәлгә китерә.

Фото: kstati.news сайтыннан.


Читайте нас: