+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 гыйнвар 2019, 12:51

Абруй китергән еллар

Шушы көннәрдә хөрмәтле коллегабыз Сәйфуллина Динара Дамир кызы үзенең күркәм юбилеен билгеләде.

Кушнарен районының Гомәр авылында Дамир абый белән Роза апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Башлангыч белемне туган авылында ала. Урманлы, кыр-болынлы, матур инешле, гүзәл табигатьле туган авылында кыз нечкә күңелле, илһамлы булып үсә.
Талбазы авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Динара БДУның татар филологиясе факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Карача мәктәбендә эш башлый. Тәвәккәл һәм уңган кыз барына да өлгерә: югары белем дә ала, педагогик тәҗрибә дә туплый.
1990 елда Сәйфуллин Ринат Әхәт улы белән язмышларын бәйлиләр. Яшь белгеч булган Ринат Әхәт улын Бүздәк районы Сәвәдебаш урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Динара Дамир кызы балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Дөньяларын ямьләп, кызлары Әлфия белән Алсу туа. 1999 елда Ринат Әхәт улын туган авылы Түреш урта мәктәбенә директор итеп тәгаенләү сәбәпле, гаилә шунда күчә. Бик матур итеп йорт бетерәләр, кызларын үстерәләр. Бүгенге көндә Әлфия— югары белемле икътисад белгече, Уфа шәһәрендә эшли, Алсу— БДУ студенты.
Динара Дамир кызы бик актив, битараф була белмәгән кеше. Аларның йорт-җирләре дә— авылда иң үрнәклеләрнең берсе. Зәвык белән утыртылган чәчкә түтәлләре, чисталык һәм пөхтәлек аның уңганлыгы хакында сөйли.
Укучылар, ата-аналар, коллегалары арасында зур хөрмәт яулаган педагог ул. Үз эшенә зур җаваплылык белән караучы, педагогик һәм методик осталыгын даими камилләштерүче, принципиаль, максатчан укытучы ул Динара Дамир кызы. Аңа ярдәмчеллек, гаделлек, көр күңеллелек кебек матур сыйфатлар хас. һәр эшкә дә иҗади карый ул. Тырыш хезмәте өчен бирелгән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары да аз түгел. Укучылары белән бик күп конкурсларда һәм предмет олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладылар.
Өендә Динара Дамир кызы әнисе өчен игелекле бала, туганнары өчен игътибарлы апа һәм сеңел, тормыш иптәше өчен тугры хатын һәм уңган хуҗабикә, кызлары өчен хәстәрлекле әни.
Корган матур дөньяларына сөенеп, киләчәктә дә имин, бәхетле, тигез гомер кичерүләрен телибез аларның.
Гөлнара МУСИНА, Түреш авылы.
Читайте нас: