+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 гыйнвар 2019, 13:02

Тагын бәяләр күтәреләчәк

Быел азык-төлеккә бәяләр 8 процентка артачак.

Бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.
2019 елның беренче кварталында азык-төлеккә бәяләр 8 процентка артачак, дип саный «Руспродсоюз» азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе. Бу хакта "РИА Новости" яза.
«Бу чорда бәяләр арту 8 процент, бәлки бераз күбрәк булыр дип көтәбез», — дигән «Руспродсоюз» вәкиле. Аның сүзләренә караганда, азык-төлеккә бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.
Бу хәл НДС кыйммәтләнү, Үзәк банкның төп ставкалары үзгәрү, хакимиятләр һәм нефтьчеләр арасында килешү һәм башка факторлар аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтә «Руспродсоюз».
Фото: tatar-inform сайтыннан/
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/17740-tagy-byalr-ktrelchk.html


Читайте нас: