+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2019, 17:39

Йомыркага кытлык заман килде...

Тавыклар ялкауландымы, әллә "алыпсатар"лар артык "уңганланды"мы?

Иске ел тәмамланганда ук башланды бу хәл.
Кайчан гына дистәсе 50 сум тирәсе булган йомарка хакы 90 сумга җитте. Белгечләр моны йомырка кимү белән түгел, сәүдәгәрләрнең күбрәк табыш алырга омтылышы белән аңлата.
Әмма хаклар күтәрелү йомырка белән генә чикләнми. Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.
Бәяләр декабрьдә аеруча нык күтәрелгән. Биредә сүз, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында бара.
Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.
Фото: BNEWS сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/ekonomika/17693-yomyrkaga-kytlyk-zaman-kilde.html


Читайте нас: