+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 гыйнвар 2019, 17:32

Егетләр, башта укыгыз, ә аннары - армиягә!

Дәүләт думасында яңа закон проекты карала.

Дәүләт думасында беренче укуда егетләргә укуларын дәвам итү белән бәйле хәрби хезмәткә чакырылу вакытын кичектерүгә нигез булып торучы кагыйдәләрне билгеләүче закон проекты кабул ителде.

Әлеге проект авторы Ирина Яровая фикеренчә, малайлар укырга мәктәпкә төрле яшьтә төшә, шуңа да аларның күпләренә кичектерүне мәктәп елларында ук алырга туры килә.

Яңа документка ярашлы, мәктәптә укыганда 18 яше тулган егетләр кичектерү тәртибен ике тапкыр файдалана алачак. Беренчесе — бакалавриатта уку, ә аннары магистратурада белем алу өчен. Шундый ук хокук урта һөнәри белем алучыларга биреләчәк.

Фото: Italia-ru.com
Читайте нас: