+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
9 гыйнвар 2019, 13:47

Сак бул! Ялган акча!

Эчке эшләр министрлыгы кайсы ялган купюраның еш кулланганын ачыклаган.

Эчке эшләр министрлыгы кайсы ялган купюраның еш кулланганын ачыклаган.
Узган ел Русиядә полиция хезмәткәрләре 29,7 меңнән артык ялган купюраны ачыклаган. Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә ялган акча ясаучылар арасында иң популяры булып 5 меңлек купюра торуын әйтәләр.
"Руссия банкы мәгълүматларына караганда, 2018 елның тугыз аенда 29,7 меңнән артык ялган купюралар, шулай ук чит ил акча тамгалары әйләнештән алынган. 2018 елда ялган акча ясаучыларның төп объекты 5 мең сумлык булган, - дип хәбәр итә бу хакта ТАСС агентлыгы.
Русия Җинаять кодексының 186нчы маддәсе (ялган акча яки кыйммәтле кәгазьләр әзерләү, саклау, ташу яки сату) буенча квалификацияле җинаятьләрнең күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә, Краснодар краенда, Түбән Новгород, Новосибирск, Тула, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә теркәлгән.
Фото: BNEWS сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/17545-sak-bul-yalgan-akcha.html



Читайте нас: