+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
8 гыйнвар 2019, 12:52

Штрафлар арта, тартучылар кими

Былтыр илдә тиеш булмаган урында тәмәке тартучыларга барлыгы 74 миллион сум штраф салынган.

Тәмәке тартуга каршы закон бездә 2013 елдан гамәлдә.
Ул белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, кафеларда, подъездларда, вокзалларда, аэропортларда көйрәтүне тыя.
Закон бозучыларга 500 сумнан 3 меңгә кадәр штраф каралган. Иң күп штраф балалар мәйданчыкларында тартучыларга салына.
Шунысы куанычлы: илдә тәмәке тартучылар саны кими. 2009 елда халыкның 39 проценты тартса, 2017 елда 29 процентка калган.
Ир-егетләрнең 45 проценты көйрәтә, хатын-кызлар арасында алар азрак.
Тәмәке тартучылар фикеренчә, тартуга каршы кампаниянең иң нәтиҗәле чаралары: тәмәкенең кыйммәтләнүе һәм җәмәгать урыннарында тартуны тыю.
Фото: Газета.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/17511-shtraflar-arta-tartuchylar-kimi.html


Читайте нас: