+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 гыйнвар 2019, 17:13

Ваня һушына килгән

Шатлыклы хәбәр: Магнитогорск фаҗигасендә коткарылган ун айлык Ваня Фокин һушына килгән.

Аның хәле тотрыклы рәвештә яхшыра, дип белдерә сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.
Җимерекләр астында өшегән аягы җитди дәвалау таләп итә, ләкин иң куркынычы артта калды, дигән ул. Бала ике көн элек һушына килгән, әнисе белән үзенчә аралаша.
Аның инде тавышы да чыга башлаган, елагандай итә икән. Бу исә яхшы билге, югыйсә, элек баш миенең түбән өлешләре зыян күрмәде микән, дип курыкканнар. Хәзер сабыйның савыгуына өмет зур.
Фото: РИА Новости
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/17507-vanya-ushyna-kilgn.html


Читайте нас: