+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
7 гыйнвар 2019, 17:42

Калышабыз. Күпкә калышабыз...

Башкортсанда югары хезмәт хакы алучылар саны, уртача илдәге белән чагыштырганда, ике тапкыр азрак.

Әмма Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч буенча без икенче урында.
"РИА-рейтинг" агентлыгы аналитиклары аена 100 мең сумнан күбрәк акча алучылар санын исәпләгән. Русиядә андый хезмәткәрләр өлеше уртача алганда 4,4 процент тәшкил итә, соңгы елда алар 0,3 процентка арткан.
Русиянең 17 төбәгендә югары хезмәт хакы алучылар өлеше, уртача илнеке белән чагыштырганда, югарырак, төбәкләрнең яртысында исә 1,6 процентка да җитми.
Башкортстанда аена 100 мең сум хезмәт хакы алучылар өлеше 1,85 процент тәшкил итә, ягъни ил буенча күрсәткечтән ике тапкыр азрак. Бу күрсәткеч буенча без Русия төбәкләре арасында 37нче урында. Ә Идел буе федераль округында Пермь крае гына бездән алда бара.
Фото: Пикабу.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/ekonomika/17500-kalyshabyz-kpk-kalyshabyz.html


Читайте нас: