+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 14:10

Уха пешерәбез!

Уха өчен иң яхшысы – алабуга, сазан, карп, чуртан, табан, тәрәч, палтус, диңгез алабугасы. Ә менә чабак, корбан, ташбаш, сельдь балыгыннан аш пешерергә кирәкми. Шулпа өчен берничә төрле балык алсаң, ул тагын да тәмлерәк чыгачак.

Ухага яшелчәләрне эре итеп турап салалар. Суганны кабыгыннан чистартмыйча гына икегә бүлеп салырга кирәк.

Кәстрүлгә су салып кайнатырга куябыз. Чистартылган һәм салкын су белән юылган балыкны 5 сантиметрлы киңлектәге кисәкләргә турыйбыз һәм кайнап торган суга салабыз. Шунда ук туралган суганны өстибез һәм кайнатып чыгарабыз.

Балык кайнаган чакта, тирән эчле савытка йомырка ватып салабыз һәм күпергәнче яхшылап туглыйбыз. Шулпа кайный башлагач, күпертелгән йомырканы салабыз. Хуш исле булсын өчен укроп, эстрагон, шафран, имбир, мөшкәт чикләвеге (мускатный орех), фенхель, анис, лимон салыгыз.

Уханың шулпасы үтәкүренмәле булсын, дисәгез, аны кәстрүлнең капкачын япмыйча гына сүрән утта пешерегез. Ухага тозны иң азактан салыгыз.
Читайте нас: