+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 13:53

Страховка пенсияләре артты

1 январьдан эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 7,05 процентка индексланды. Өстәмә һәркемнеке аерым һәм пенсия күләменә бәйле.

Эшләүче пенсионерлар пенсиясен индекслау тәртибе үзгәрми, пенсия, индексацияне исәпкә алып, эштән бушатылганнан соң түләнәчәк.
Дәүләт тәэминаты буенча, шулай ук социаль пенсияләр, 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 2,4 процентка индексланачак. Пенсия арту 98,6 мең пенсионерга кагыла. Шуның белән беррәттән, күләмнәре социаль пенсия артуына бәйле башка түләүләр дә индекслана.
Матди тәэминатының гомум күләме республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган барлык эшләмәүче пенсионерлар да ел дәвамында пенсиясенә социаль өстәмә алачак. Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан быел пенсиягә социаль өстәмәне билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 8645 сум күләмендә расланды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/17457-strahovka-pensiyalre-artty.html



Читайте нас: