+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 14:36

Монстр министрны туган иленә кайтардылар

Мәскәү өлкәсенең элекке финанс министры, Франциядә качып ятучы Алексей Кузнецовны бүген туган иленә кайтардылар.

Ул Мәскәү өлкәсенә 14 миллиард сумлык зыян китерүдә гаепләнә
Аны Русиягә тапшыру уңаеннан судлар Франциядә 2013 елдан бирле барды. Ниһаять, Франция ягы Русия Прокуратурасының таләбен нигезле дип тапты.
Әйткәндәй, Кузнецовның хатыны Жанна Буллок та Мәскәү өлкәсе бюджетыннан 11 миллиард сум урлаганы өчен читтән торып 11 елга хөкем ителгән. Ләкин ул Америкага чыгып тайган, алары аны безгә бирергә җыенмый.
Ярый әле аның Швейцариядәге, Франциядәге фатирларын, ун машинасын, антиквариатын һ.б. конфискацияләп өлгергәннәр.
Фото: Вести.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/17438-monstr-ministrny-tugan-ilen-kaytardylar.html


Читайте нас: