+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 14:17

Каникулларны файдалы үткәрегез!

Табиблар фикеренчә, безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә ял итә.

Таудан чана шуу – ул балачакны да искә төшерү. Гаиләгез, балаларыгыз, дусларыгыз белән җыелышып, чана шуарга барыгыз. Балалары белән бергәләп ял итәргә вакыт таба алмаучылар өчен бу – менә дигән мөмкинлек. Кары булса, бергәләшеп кар бабай әвәләп куярга да онытмагыз, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп җырлап алу да гаеп саналмый.
Психологлар да табигатькә чыгып ял итү ягында. Алар фикеренчә, телевизор каршында утыру безнең психикага зыян гына китерә, ял итәргә комачаулый. Музыка тыңлау, бию, кино-театрга йөрү, китап уку, дуслар белән аралашу да күңелне күтәрә, ди алар.
Шәһәр җирендә Яңа ел каникулы вакытында бушлай бәйрәм чаралары күп уздырыла. Һәр көнне берәр чыршы янына барып кайтсагыз да бәйрәм программагыз кызыклы булыр.
Соңгы киңәш: кибетләргә, күңел ачу чараларына барганда банк картасын алмау хәерле. Кесәгә булган акчагызны гына тыгыгыз. Ни өчен дигәндә, банк картасына ышанып, акчагызны артык юмарт тотынуыгыз бар. Кесәдәге акчаны исә һәрчак контрольдә тотып була.
Чыганак: https://kiziltan.ru/poleznoe/17447-kanikullarny-faydaly-tkregez.html


Читайте нас: