+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 14:40

Быел нәрсә модада?

Чанаңны - җәен, арбаңны кышын әзерлә, дигәндәй, дизайнерлар быел җәй модада булачак киемнәрне барлый башлаган.

Дизайнер Игорь Чапурин сүзләренчә, быел модада ялтыравык акцентлар белән көмеш төсе. Пайеткалы күлмәкләр дә актуаль булыр дип көтелә.
Шулай ук зөбәрҗәт һәм ак төсле киемнәрне күп киячәкләр. Җәй көне бигрәк тә ак төстәге комбинезонны киючеләр күп булачак.
Модалы кием яратучылар күлмәк белән чалбарны бергә кияргә да тырышачак. Зур күзлекләр белән җилкә аша асып куя торган сумкалар да модага керә. Күпкатлы һәм ирләр күлмәгенә охшаган иркен киемнәр дә модада була.
Эксперт биек үкчәләр, тар джинс чалбарлар кимәскә киңәш итә.
Фото: Газета.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/17439-byel-nrs-modada.html


Читайте нас: