+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 гыйнвар 2019, 14:30

Бәйрәм үтте, хәлләр бетте...

Дөрес тукланырга Хәзер инде бәйрәм табыны артында ашаган-эчкән, бер-берсе белән ярашмаган ризыкны эшкәртергә кирәк, аңа тагын исерткеч эчемлекләр дә өстәлә.

Шушы вакыт аралыгында ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан зарланучыларның да саны арта. Моны булдырмас өчен һәр көнне литр ярым-ике литр су эчәргә өйрәнегез. Әмма бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаганнарга гына.
Каникул вакытында диетик меню булдырырга кирәк. Иртән ботка ашау файдалы. Аңа киптерелгән җиләк-җимеш салсагыз, шикәр салмыйча суда пешерсәгез, тагын да яхшырак. Ризыкны парда пешереп ашау яхшы. Кыздырылган ризыклар турында киләсе бәйрәмнәргә кадәр онытып торсагыз да була.


Башны “төзәтмәскә”


Бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш кулланучылар да бар, шуның белән алкогольдән агулану куркынычы да туа. Ул, үз чиратында, бөтен организмның эшчәнлеген боза.
Баш “төзәтергә” дә яраталар бездә. Аның белән хәлне тагын да катлауландырырга ихтималсыз. Каты чәй, каһвә дә эчмәгез андый вакытта, алар йөрәккә начар тәэсир итә.


Физик активлык кирәк!


Безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә ял итә. Андый чакта нервылар тынычлана, депрессиягә дә бирелеп утырудан да котыласыз. Спорт залына йөрү, йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыга басу, гомумән, физик активлык вакытында каныбызга эндорфиннар бүленеп чыга, аларны икенче төрле “бәхет гормоннары” дип тә йөртәләр.
Читайте нас: