+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 гыйнвар 2019, 00:27

Төрмә сәхнәсендә - Фирдус Тямаев

"Онытмагыз, өйдә сезне әниләрегез, балаларыгыз көтә!", - ди ул тоткыннарга.

Татарстанның атказанган артисты Фирдус Тямаев Казанның 19нчы колониясендә тәрбияви хәйрия концерты куйган. "Үзебезнең инициатива белән барып, Яңа елга тәрбияви бүләк ясадык. Күптән барасы килгән иде", - дип уртаклашкан җырчы "Матбугат.ру белән.
"Кайсыбызның әтиләре, абыйлары, туганнары тоткынлыкта, Алла ярдәм бирсен, исән-имин чыксыннар. Бөтен көчемне җыеп җырлап чыктым!" - ди Фирдус Тямаев үзе.Татарстанның җәзаларны үтәтү хезмәте һәм 19нчы колония коллективы артистка Рәхмәт хаты да тапшырган.
Фото: Матбугат.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/17349-trm-shnsend-firdus-tyamaev.html

Читайте нас: