+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 гыйнвар 2019, 00:37

Радий Хәбиров кайгы уртаклаша

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровскийга, Магнитогорскида һәлак булган кешеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашып, хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

"Республика кешеләре фаҗига хакындагы хәбәрдән тирән тетрәнү кичерде. Без Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр белән бергә кайгырабыз, кайтарып булмас югалту ачысын уртаклашабыз. Барлык җәрәхәтләнүчеләрнең тизрәк терелүен телим. Фаҗига кагылган һәркемгә теләктәшлек, кайгы бүлешү хисләремне җиткерүегезне сорыйм. Бу авыр вакытта сезгә сабырлык, рух ныклыгы, коткару эшләрендә түземлек телим. Барлык ил белән бергә без сезнең белән".

Фаҗигадә 19 кешенең, шул исәптән 2 баланың, үлеме билгеле. 22:кешенең язмышы билгесез кала.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: