+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 гыйнвар 2019, 19:56

Иртәгә җирләүләр башлана

Магнитогорскидагы фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум акча биреләчәк.

Аның күләмен Чиләбе өлкәсе губернаторы билгеләгән. Түләүләр бүгеннән башлана. Йортсыз калганнарның барысы да торак белән тәэмин ителәчәк.
Коткару эшләре башланганнан соң җимерекләр арасыннан 43 кеше тартып чыгарылган, шуларның 38се үле килеш, алтысы исән. Әле дүрт кешенең язмышы билгесез.
Иртәгә алты мәрхүм җирләнәчәк. 5 гыйнварда тугыз корбан җир куенына тапшырылачак.
Шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә, исәннәрне эзләүдә безнең республика коткаручылары да катнашты.
Фото: Газета.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/17431-irtg-irllr-bashlana.html


Читайте нас: