+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2018, 18:55

Сер булып калган

Оливье салаты (безнеңчә, “кышкы” салат) хаклы рәвештә иң тәмле һәм иң җиңел әзерләнә торган ризыклардан санала.

Яңа ел төнендә дә табыннарыбызда мотлак пәйда була ул.
Салатның тарихы исә XIX гасырның 60 нчы елларында, Франциядә Люсьен Оливье исемле аш-су остасы “Эрмитаж” трактирында эшләгәндә башланып китә. «Оливье» салаты тәмен халык нәкъ менә шунда беренче тапкыр татып карый. Бу яңа ризык шундук һәркемнең күңеленә хуш килә. Люсьен Оливье аның рецептын бик зур сер итеп саклау гына түгел, үзе белән кабергә үк алып китә. Шулай итеп, җәмәгатьчелек иң тәмле салатларның берсен әзерләү ысулын белми кала.
Люсьен рецепты буенча бу салат боҗыр итеннән ясала. Бүген исә боҗырны пешерелгән ит, ветчина, казылык алыштыра. Болар барысы да, әлбәттә, салатны үзгәртә, аны тәүге рецептыннан нык ерагайта. Казылык – үзен генә ашый торган салкын кабымлык. Салат компонентлары белән бик ярашып бетми. Тагын шунысы бар: бик тәмле «оливье» ясау өчен тозланган түгел, маринадланган кыярны, алманың да әчесен түгел, ә баллысын куллану кирәк. Кыяр һәм алманың кабыгын әрчү әйбәт. Болай салат тәмлерәк килеп чыгачак. Тагын бер шарт – барлык ризык бертигез шакмаклар рәвешендә ваклап туралган булырга тиеш.
Читайте нас: