+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 декабрь 2018, 18:50

Салатлар

Яңа ел—балалар аеруча зур түземсезлек белән көтеп алган бәйрәм.

Шуңа да табында алар яраткан ризыклар да мотлак булсын. Җимешле салаттан аларның берсе дә баш тартмастыр. Ә ул бик җиңел әзерләнә: алма, банан, киви, виноград һәм башка үзегез теләгән җимешләрне шакмаклап турагыз да бер савыт йогурт кушып бутагыз. Әмма шунысы бар—бу салатның төсе тиз үзгәрә. Шуңа да аны табынга утырыр алдыннан гына эшләү яхшы.
Помидорлы салат та бик тәмле һәм туклыклы. Ул кат-кат итеп ясала.
1енче кат—тавык ите
2нчесе—уксус салынган суда тотып, ачысы алынган суган (су белән аш серкәсен тигез күләмдә алып, шуңа бер чәй кашыгы шикәр комы өстәгез. Суганны боҗралап турап, шушы маринадта ярты сәгать тотыгыз).
3енчесе—туралган йомырка.
Һәркайсының арасына майонез ягыгыз.
4нче кат—кириешки («С беконом» дигәне яхшырак).
Кириешкиның кетердәп торганын яратсагыз, аны табынга куяр алдыннан гына салырга кирәк.
5енче кат—шакмаклап турап, суты сыгылган помидор.
6нчы кат—салатыгыз матуррак күренсен өчен, мәк сибәргә була.
Ананаслы салат та бик матур һәм тәмле. Ул да кат-кат итеп ясала.
1енче кат—вакыт итеп туралган тавык ите
2нчесе—төелгән әстерхан чикләвеге.
Ике катның да өстенә «С лимонным соком» дигән майонез ягыгыз.
3енче каты—озынча туралган консерваланган ананас. Кайбер кеше 4енче кат итеп каты сырны кыргычтан үткәреп сибә. Бу салатны өч катлы гына итсәң дә бик тәмле һәм матур килеп чыга. Ананас өстенә майонез түгел, ә ярты лимонның сутын гына сыгып салыгыз.
Читайте нас: